Библиокич:Н. Юкачевның якты истәлегенә багышлап “Әйтелмәгән сүзләр бик күп калды” искә алу кичәсе
18 апрель көнендә, Нырты авыл китапханәсендә ,авылдашыбыз Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты Николай Юкачевның якты истәлегенә багышлап “Әйтелмәгән сүзләр бик күп калды” искә алу кичәсе булып узды.
Рус сәнгатендә хезмәт итүче татарларыбыз бик күп, ә менә бүгенге көндә яшьләребез арасында татар театры сәнгатенә хезмәт иткән рус кешесе юк дип тә әйтсәк була. Ул безнең үз вакытында - Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев иде.
Аның турында үткән заманда сөйләргә, сагынып искә алырга гына калды. Баксаң, бакыйлыкка күчүенә дә ун ел үткән. Исән булса, аңа быел 63яшь тулган булыр иде. Якын кешеңне җир куенына иңдерү – ул әле араны өзеп, бөтенләйгә хушлашу дигән сүз түгел.Авылдашлар белән җыелып, Николай Юкачевның яшь чагы, мәктәп еллары, гаиләсе,эшендәге казанышлары турында сүз алып барылды. Кичәгә чакырылган мәктәп елларында укыткан ветеран укытучылар: Фаттахова Сания Ибраһим кызы һәм Ахмадуллина Роза Зәки кызы,аның уку дәверендә укырга сәлатле, тәртипле булуы, рус егете булса да татар телен яхшы белүе,чиста сөйләшүе, наянлыгы, өлкәннәрне хөрмәт итүе белән башкалардан аерылып торуы турында сөйләделәр. Классташы Борисова Татьяна да аның турында:
- начар гадәтләрләр ,аңа хас түгел иде,яхшы сыйфатларга гына ия булган кеше иде ул, бик кешелекле, ярдәм итәргә генә тора иде ,- дип сүзен дәвам итте. Аның тормыш юлыннан алынган фотосүрәтләрдән төзелгән презентация белән танышып , истәлекләр безне үткән елларга алып кереп китте,ә инде Николайның гитара да уйнап,матур җырлавын барыбызда белә идек. Аның әнкәй турында яратып җырлаган җырын да башкаргач, күңелләр гел нечкәреп китте хәтта чәй өстәле артында да истәлекле хатирәләр яңадан яңа туып сөйләшү дәвам итте.
Николай Юкачев турында ,туганнары, дуслары, якташлары истәлек саклый. Сүз белән түгел, ихлас гамәлләре белән хәтергә сеңеп калган ул. Кичәдә, аның турында искә алган һәрбер сүз рухын шат кылып,аның рухына хәер-дога булып барып ирешсен иде.
Катнашты 20 кеше.
18 апреля в Ныртинской сельской библиотеке прошел вечер , посвященный памяти Николая Юкачева, актера Татарского государственного академического театра имени Галиасгара Камала.
Прошло десять лет с тех пор, как он ушел из жизни. В этом году ему исполнилось бы 63 года.
Собравшись с односельчанами, речь шла о юности Николая Юкачева, о школьных годах, о семье, о достижениях в работе. Приглашенные на мероприятие учителя-ветераны Фаттахова Сания Ибрагимовна и Ахмадуллина Роза Закиевна ,рассказали о том,что он был очень дисциплинированным , хорошо владел татарским языком, был скромным , уважал старших. О нем рассказала одноклассница Борисова Татьяна: - Очень хорошо играл на гитаре,очень красиво пел, плохие привычки,ему были не свойственны, он был человеком, который обладал только хорошими качествами, всегда помогал своим друзьям, - продолжала она. Он всегда будет в наших сердцах.
Приняли участие 20 человек.