ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәби чара "Бөек Ватан сугышында татар хатын-кызларының язмышы"
28 март көнендә,Нырты авылы китапханәсендә «Бердәмлек” хатын-кызлар клубы катнашында ,ТАССРның 100 еллыгына “Бөек Ватан сугышы вакытында татар хатын кызларының язмышы”дигән темага багышлап әдәби чара үткәрелде. Бугенге чарада без очучы хатын-кызларыбыз турында сөйләшү алып барырга булдык.Татар хатын кызларыннан беренче очучы Сания Яруллина,эскадрилья командиры Ольга- Ләйлә Санфирова,эскадрилья командиры урынбасары Мәгүбә Сыртланова,штурман Һибазә Доспанова,Руфина Гашева һәм күп кенә башкаларның эшләгән батырлыклары турында мәгълүмәт бирелде,язучыларыбызның шушы батырлыклар турында язган Шамиль Рәкыйпов “Кызлар йолдызлар”, (рус телендә)-“О чем грустят гипарисы”, Надежда Меклин-Кравцова “ От заката до рассвета”, Р. Оронова “Ночные ведьмы” иҗат эшләренә күзәтү ясалды. Килгән кунакларыбыз арасында сугыш чоры балалары да бар иде,алар да үзләренең сугыш чоры истәлекләре белән уртаклаштылар.Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәре дә мәңге онытылмаска тиеш!Алар бит- безнең әти-бабаларыбыз,ана һәм апаларыбыз да булган затлар!
Барлыгы чарада 6өлкән кеше катнашты.
28 марта в Ныртинской сельской библиотеке совместно с женским клубом "Бердәмлек” было проведено литературное мероприятие, посвященное 100-летию со дня рождения ТАССР на тему”Судьба татарских женщин во время Великой Отечественной войны". На сегодняшнем мероприятии мы решили поговорить о наших летчицах.Среди татарских женщин первой летчицей была Сания Яруллина,командир эскадрильи Ольга - Лейла Санфирова, заместитель командира эскадрильи Магуба Сыртланова, штурманы Гибаза Доспанова,Руфина Гашева,и многие другие.Был проведен обзор по книгам Шамиль Рәкыйпов “Кызлар йолдызлар”, (рус телендә)-“О чем грустят гипарисы”, Надежда Меклин-Кравцова “ От заката до рассвета”, Р. Оронова ” Ночные ведьмы". Среди наших гостей были и дети войны, которые также поделились своими воспоминаниями о военных годах.Не должны забываться и труженики тыла, внесшие свой вклад в приближение Дня Победы!Это ведь люди,которые были нашими отцами, матерями и сестрами!
Всего в мероприятии приняли участие 6 человек.