Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Әдәби чара "Язучылар тукталышы"“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз республика акциясе

5 март көнендә, Нырты авылы “Ләйсән”балалар бакчасында“Иң яхшыларын укырга    вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз республика акциясе  буенча “Язучылар тукталышы”дип аталган әдәби чара булып узды. Балаларга татар язучысы А. Алиш турында мәгълүмәт бирелде һәм  аның исемендәге премия лауреатлары  Шәүкәт Галиев,Ләбибә Ихсанова ,Рафис Корбан, Рәшит Бәширов,Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова,Йолдыз Шәрәпованың балалар өчен иҗат иткән китапларына күзәтү ясалды: эчтәлекләре һәм матур төсле итеп ясалган рәсемнәргә кызыксыну уятылды. Шәүкәт Галиевның “Шәвәли шуклыгы”, Роберт Миңнуллин “Алма бабай” китапларын кычкырып уку оештырылды. Барлыгы 8 бала катнашты.