Әдәби чара "Талантлы син туган җирем"
16 февраль көнендә, Нырты авыл китапханәсендә “Бердәмлек” хатын-кызлар клубы белән әдәби чара “Талантлы син туган җирем” булып узды. Кичәдә ,танылган якташ әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү , авылыбызның иҗатка сәләтле ,туган якның шигьри җанлы кешеләре Хуҗиева Рауза Фоат кызы һәм Касимова Хөршидә Равиль кызы белән очрашып алар белән якыннан танышу, “Күктә йолдызлар җирдә без бар”дип исемләнгән якташ язучыларның иҗат эшләреннән төзелгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү ясалды.
Килгән кунакларыбыз халыкка үзләренең иҗат эшләрен җиткерделәр,гади генә шигъри юллар да, тыңлаучыларны үзенең эчтәлеге белән битараф калдырмады.
Үзенең туган телен, тарихын, мәдәниятын, туган җире табигатен белеп үскән кеше генә киң карашлы, тирән белемле була ала.Бу әдәби кичә безгә якташ язучы, шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнеп, китап сөючеләрдә ,күңеле туган як, аның хезмәт сөюче халкы, тормыш-көнкүреш вакыйгаларыннан алган тәэсирләргә баетып, горурлык хисләре арттырды. Кичә бик күңелле үтте һәм түгәрәк чәй өстәле артында тәмамланды.
Барлыгы кичәдә 20 кеше катнашты.