Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

әдәби чара "Муса Җәлил эзләре буйлап"

15 февраль көнендә,башлангыч сыйныф укучылары өчен  Муса Җәлилнең туган көненә багышлап,галим һәм эзәрмән Рафаэль Мостафинга ияреп патриот-шагыйрь Муса Җәлил эзләре буйлап сәяхәттә булдык.Шагыйрь гомеренең башлангыч чоры,уку йортлары,сугыш чорындагы батырлыгы ,әсирлеккә эләгүе (әсирлек сүзенең аңлатмасы),тоткынлык чоры, аның көрәштәшләре,моабит төрмәсе турында сүз алып барылды һәм презентация белән үрелде.  “Уйнагыз балалар”китабыннан иҗат эшләре укылды. Барлыгы 16 кеше катнашты.