Мөмкинчелекләре чикләнгән балаларның кул эшләреннән иҗади кичә күргәзмә "“Сезгә мин күңел җылымны бүләк итәм”
10 декабрь көнендә,мәдәният йорты белән берлектә мөмкинчелекләре чикләнгән балалар өчен кул эшләреннән төзелгән иҗади кичә “Сезгә мин күңел җылымны бүләк итәм”булып узды. Иҗади кичә Гараева Энҗе Ленар кызы һәм Имамиев Ильназ Гомәр улының кул эшләренә багышланды. Килгән кунаклар кул эшеннән төзелгән күргәзмә һәм китап күргәзмә “Ижат эшләрем сезгә дәва булсын” ( Ф. Яруллинның иҗат эшләреннән төзелгән)белән таныштылар. Махсус, балалар өчен кызыклы уеннар, аларга балалар тарафыннан җыр,бию,эчтәлекле итеп шигырь сөйләү оештырылды. Гаиләләре,үзләренең тормыш юлларының кызыклы вакыйгаләре турында презентация тәгъдим ителде.Чәй өстәле артында,бүләкләр дә тапшырып,бу балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.Барлыгы иҗади кичәдә 25 кеше катнашты.