Уңыш бәйрәме - Сөмбелә
25 сентябрь көнендә,мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр өчен уңыш бәйрәме "Сөмбелә" уткәрелде.Авыл халкы бик теләп махсус киемнәр дә тегеп, төрле җиләк -җимеш, яшелчә булып киенеп килгәннәр иде. Һәр өлкән, нинди яшелчә сайлаган,шуннан тәмле ризыгын да пешереп алып килгән. Бу уенлы чарада табышмаклар,сынамышлар,мәкальләр,җиләк яшелчәлэрнең кайда килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүмәтләр бирелде,уеннар уйнатылды,көзге мул уңыштан әзерләнгән чәй өстәле артында тәмле ризыкларның рецептлары белән фикер алышынды, "Карачкы Бакчаева"ның кичәгә килеп,төрле кызыклы киңәшләре,авыл халкында күңелле тәэсир калдырды. Барлыгы кичәдә 20 кеше катнашты. Кичә бик күңелле утте, дип таралышты авыл халкы.