күңел ачу кичәсе "Үткәннәргә кире кайтып"
5 июль көнендә,китапханәдә “Бердәмлек” клубы һәм яшьләр өчен “ Үткәннәргә кире кайтып”дип аталган күңел ачу кичәсе булып узды. Өлкәннәребез яшь буынга үзләренең яшьлек чорында уйнап үскән уеннарны ( назалы,йөзек салыш,биш парлы,йолдыз санау,бармаклы уеннары) уйнап курсәтте,шул еллар чорындагы җырларны башкарып үттеләр. Кичәдә 9 өлкән һәм 10 яшь буын катнашты.