Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Халыкара гаилә көненә чара "Балалар- тормыш чәчәге"

15 май көнне,мәдәният йорты белән берлектә халыкара гаилә көненә багышлап күнелле чара “Бала- тормыш чәчәге” үткәрелде. Әти-әниләр һәм балалар  белән төрле кызыклы уеннар,әкият геройлары белән танышу,әкият язу,рәсем ясау,пазлы төзү ,серле  тартмадан әкият җисемнәрен танып белү,интерактив уен   оештырылды. Гаиләләргә кечкенә бүләкләр һэм чәй өстәле әзерләнде. Барлыгы 3 гаилә катнашты,13 кеше.