Очрашу "Истәлекләр эзеннән"
9 май көнендә,мәдәният йорты белән берлектә , сугыш ветераны Ахметзянов Шамиль абыйның тормыш иптәше, бүгенге көндә авылыбызда исән-имин яшәп ятучы тол хатын Саҗидә апа Ибраһимованы бөек җиңү бәйрәме белән котладык. Саҗидә апа бергә тормыш иткән вакыт истәлеге белән,танышу мизгелләре белән уртаклашты, альбом битләре белән яшьлек елларына кайтканда ,Саҗидә апа күз яшьләрен дә тыя алмыйча , бәхетле мизгелләре күп булып,бергә тигезлектә 60 тан артык ел гомер итүләренә,сугыштан соңгы чорны,балалар үстерү вакытларын сөйләвен дәвам итте. Георгий тасмасы түшенә тагып, хезмәт ветераны Каримова Марьям апа яшьлек еллары җырларын башкарып,бүләкләр тапшырып икенче елга да күрешергә насыйп булсын,- дип теләп саубуллаштык.