Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

митинг “Буыннар истәлеге буйлап”

8 май көнендә,Нырты авыл җирлеге,мәдәният йорты һәм китапханә берләшеп Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап авыл уртасындагы һәйкәл янында митинг “Буыннар истәлеге буйлап” уздырылды. Кереш сүзләреннән соң бәйрәм белән котлау сүзе Нырты авыл җирлеге башлыгы Загидулин Р. Р., һәм урта мәктәп директоры Гиниятов Ә. Х. бирелде.  8 сыйныф укучылары башкаруында әдәби-музыкаль монтаж куелды.  Традиция буенча шушы олы бэйрэм көнендә, яшь буынны Татарстан   һәм эзтабарлар варислыгына алдылар. Бер минутлык тынлыктан соң,һәйкәлгә венок һәм гирляндалар салдылар. Ветераннарыбызга багышлап матур шигырьләр,җырлар,нәфис сүзләр сөйләнде. Тантанада 110 авыл халкы катнашты.