Ныртинская сельская библиотека - филиал № 27

Конкурс “Еллар безгә сынау түгел,әгәр күнел яшь булса”

 27 апрель көнендә,мәдәният йорты белән берлектә хатын-кызлар клубы “Бердәмлек” өчен “Еллар безгә сынау түгел,әгәр күнел яшь булса” конкурсы оештырылды  Төркәш һәм Нырты авылыннан өлкән яшьтәге ханымнар  ике командага бүленеп төрле кызыклы уеннар( йомгак сүтү,кич утырып конбагыш чиертү,назалы уены,җитезлекне сынау, әкият эченә оныкларны кертеп буталмыйча сөйләү,  иң күп оныклы дәү әнине билгеләү, башваткычлар,  уз ара кинәшләр, үткән еллар җырларын искә тошереп,олкәннәребез яшьлек елларына кайтып күңелле итеп  ял иттеләр,спорт уеннарында көч сынашып, “Еллар безгә сынау түгел,әгәр күнел яшь булса” исеме астында үткән  чараны расладылар.Скандинав йөрүе буенча Саляхиева Флера апа мастер класс күрсәтте.   Барлыгы күңелле чарада 13 кеше катнашты.   Уеннар тэмле чәй өстәле белән төгәлләнде.