Әдәби- музыкаль кичә "Илһам чыганагы- туган як"
6 апрел көнендә, Нырты авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән район күләм "Илһам алып туган яктан" фестивале кысаларында " Илһам чыганагы – туган як" исемле искиткеч әдәби-музыкаль кичә булып үтте.Театральләшкән кичә җыр, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды. Кичәдә кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәр кеше катнашты. 80 яшен тутырган Нурмехәмәт Салимзянов тальянда "шахта көен" уйнавы күңелләрне тибрәтте.Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар үзләренең җырга, моңга булган осталыклары белән авылдашларны шаккаттырдылар.Кичәне карарга зал тутырып авылдашлар, якташлар килгән иде. Шул көнне алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип уйлыйм. Барлыгы катнашучылар 50 кеше,тамашачы 250 кеше.