Нәүрүз- мөбәрәк булсын!
25 март көнне, Нырты мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Килгән авыл халкы белән берлектә ике командага бүленеп “ Яз” һәм “Кыш” төрле уенннар уйналды,коймак белән чәй өстэле көйләнде,карга боткасы пешерелде һәм бар начарлыкларны төреп кыш белән саубуллашып карачкы яндырылды. Барлыгы 50 (өлкәннәр һәм балалар) кеше катнашты.