Информационный час «татарское народное искусство».
14 август көнне Нырты авыл китапханәсендә “Бердәмлек” клубы өчен «Татар халык сәнгате »дигән чара үткәрелде. Чараның беренче өлешендә фольклор жанрлары белән таныштылар, татар халык костюмы, татар кухнясы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр, әйтемнәр һәм яраткан татар халык әкиятләрен искә төшерделәр. Чараның икенче өлеше «Түбәтәй», «Йөзек салыш» һ.б. татар халык уеннары белән дәвам итте. Өлкәннәр рәхәтләнеп ял иттеләр, яшьлекләрен искә төшерделәр. Чара чәй өстәле артында милли тәм-томнар белән тәмамланды.Барлыгы 6 өлкән китап укучы катнашты.
14 августа в Ныртинской сельской библиотеке для клуба “Бердэмлек” было проведено мероприятие «татарское народное искусство». В первой части мероприятия участники познакомились с фольклорными жанрами, поговорили о татарском народном костюме, особенностях татарской кухни, разгадали загадки, вспомнили пословицы, поговорки и любимые татарские народные сказки. Вторая часть мероприятия продолжилась татарскими народными играми “Тубатай”, “Йөзек салыш” и др. Взрослые с удовольствием отдыхали, вспоминали о молодости. Завершилось мероприятие чаепитием . Всего участвовало 6 взрослых читателей.