Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

«Безнең кошкайларыбыз»

Халыкара кошлар көне уңаеннан “Безнең кошкайларыбыз” дигән темага рәсем ясау чарасы үткәрелде.

Әлеге чарада “Оста куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Чара барышында балалар белән кошлар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадык. Безнең якларда кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошлар турында сөйләдек. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җавап бирергә тырыштылар. Чара ахырында балалар үзләре яраткан кошлар турында рәсемнәр ясадылар.