"Фәнис Яруллин - тормыш юлы һәм иҗаты"
"Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.“ Ф. Яруллинның канатлы сүзләре.