Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"23 февраль белән"

 Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, бабайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!