"Табигать - уртак йортыбыз"
“Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый, табигать кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.
Табигатебез - безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала.”