“2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елы”
“Салават күпере” журналы үзе бер матур, ачык дөнья – балачак дөньясы. Ул – иң яраткан һәм иң популяр татарча балалар журналы булып кала. Аның 7 нче саны 2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елына багышланган махсус сан. Зөя елгасы, Казансу елгасы, Кабан күле, Куйбышев сусаклагычы, Чулман елгасы, Нократ елгасы турында мәгълүматлар бар. Шуларны аңлату максатыннан 2-4 класс укучылары белән без бу санга күзәтү оештырдык. «Уеннар» сәхифәсе, «SKWORD» − сканворд дигән битләрендәге биремнәрен үтәдек.