Татарско-Тулбинская сельская библиотека - филиал № 26

"Дуслык авыр чакта сынала"

Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

Дуслык – ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә.