Гаилә җылы оя
11 май көнне Түбән Арбаш клубында китапханә белән берлектә Гаилә көненә карата “Гаилә җылы оя” дигән яшь гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде .Бу әңгәмәдә гаиләләрдә килеп чыга торган ситуацияләрне чишү юлларын уртага салып сөйләштек, кызыклы сорауларга тиз-тиз җаваплар эзләдек, З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясап, фикер алыштык.