Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

“Әдәби марафон”

Балаларда китапка , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укчыларның  сөйләм телен үстерү һәм әдәби әсәрләрне яратып укырга өйрәтү максатыннан татар теле укытучысы Гибадуллина Ленара һәм Түбән Арбаш  авыл китапханәчесе ярдәмендә  4-10 сыйныфлар арасында бер айлык “Әдәби марафон” оештырылды. Укучыларга күчмә китапханә тарафыннан даими китаплар бирелеп барылды.Алар  китапны укып , эчтәлеген кыскача дәфтәргә язып бардылар. Аларга Р.Рахман ,  М.Кәбиров,  А.Галиева,  А.Әхмәтҗанова, К.Кәримов,  Р.Газизов, Н.Әхмәдиев, Н.Хәсәнов, Р.Вәлиев, А.Гыймадиев, Х.Камаловһәм башка күп кенә авторларның китаплары бирелде.Укучылар бик  кызыксынып , яратып һәм шул ук вакытта узыша- узыша китап укыдылар .Марафон тәмамлангач без укучыларның әсәрнең эчтәлеген язып барган дәфтәрләрен тикшердек, кайсыдыр әсәрләрен кабат сөйләтеп карадык.укучылар чыннанда укыганнарына инандык һәм менә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте