“Көмеш кыңгырауда кунакта”
2 январь көнне Түбән Арбаш китапханәсендә язучы һәм балалар өчен чыгучы ”Көмеш кыңгырау”газетасы мөхәррире Факил Сафинның 65 яшьлек юбилеена багышланган “Көмеш кыңгырауда кунакта” исемле әдәби –марафон, танып белү чарасы уздырылды. Китап сөюче гаиләләр белән язучының иҗатына күзәтү ясадык, әсәрләреннән төзелгән сорауларга җавап бирдек, өзекләр укыдык. Балалар белән газетада басылган башваткычларны чиштек, шигырьләрне кычкырып укыдык ,язучының яңа әсәрләре белән таныштык һәм алар “Көмеш кыңгырау”га даими язылырга вәгъдә бирделәр.Барлыгы 14 кеше 5 бала катнашты