Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Кайта киткән кошлар

 Түбән Арбаш китапханәчесе  10 апрель көнне Өркеш “Карлыгач” балалар бакчасында күчмә  кошларның  туган ягыбызга кайткан мәлендә “Кайта киткән кошлар” дигән мәгълүмати –интерактив уен үткәрде. Балаларга урамда аларны танып белүне аңлату, кошларга оялар кирәклеге турында  һәм аларның кешегә файдалары, шулай ук рухи азык –сайраулары белән матурлык тудырулары турында мәгълүмат бирелде.Соңыннан тәрбияче апалары белән “Мин нинди кош” исемле уен оештырылды, балалар үзләренә кушылган кошны  киселгән рәсемнән табып алырга тиеш иделәр,бу уенны алар бик теләп уйнадылар. Кошларга багышланган хикәя- әкиятләр, шигырьләр укылды, күмәкләшеп табышмакларга җаваплар да эзләдек. Барлыгы 6 бала катнашты.

.