мөселман сабантуе
12 август көнне Өркеш авылында бик күркәм бәйрәм мөселман сабантуе үткәрелде.Сабантуенда 4 футбол командасы футбол ярышында көч сынаштылар.Күчмә кубок Кәчимир авылы командасына китте.Шулай ук Кукмарадан”Салават күпере”иҗат берләшмәсеннән Харис Мостафин, “Аккалфак” оешмасының Байлангар авылы филиалы катнашып бик матур чыгыш ясадылар.Төрле халык уеннары ,татарча көрәш, мөселманча яулык бәйләү, аятҗләр уку конкурслары булды.