Ачык һавада кычкырып уку
Югары Арбаш мәктәп яны лагеренда йөрүче балалар Исламова Гөлшат җитәкчелегендә, юл хәрәкәтләрен бозмыйча- тиешле җилетлар киеп велосәяхәт ясап Түбән Арбаш китапханәсенә кунакка килделәр. Мәктәп экологик юнәлештә эшләү сәбәпле, бу чараның максаты: балаларга экологик тәрбия бирү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, ачык һавада китап уку булды .Укучылар юлда килгәндә табигатьне күзәтеп килгәннәр,сылу каеннарга сокланып,матур кошларның сайрауларын тыңлап, ял итеп тә алганнар.Китапханәгә килеп кергәч китапханәче апалары балаларны үзебезнең болын-кырларда үскән төрле үләннәрдән ясалган чәй белән сыйлады һәм укучылар велосипед белән булгач аларның юл кагыйдәләрен белүләрен тикшереп карады , тест-викторина үткәреп алды. Балалар бу юнәлештә дә сынатмадылар- сорауларга төгәл җавап бирделәр. Китапханәдә “Л.Толстой елы” уңаеннан ясап куелган стенд янында,аның “Кошчык” хикәясенә обзор ясалды. .Соңыннан китапханә ишек алдында без төрле чәчәкләрне карадык,исемнәрен уйлап таптык һәм “Ачык һавада кычкырып уку” бәйгесе оештырдык.Укучылар белән Л.Толстой, М Пришвин, Г.Тукай. К. Тәхау, Р.Миннуллин, Р.Бәшәр әсәрләрен чиратлашып,рольләргә бүлеп укыдык. Велоэкскурсия балаларга бик ошады.Барлыгы 15 бала катнашты