Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Халыкара гаилә көне

13нче май көнне Түбән Арбаш клубында  Халыкара гаилә көненә багышланган “Гаилә ул- җылы учак” дигән әдәби музыкаль кичә булды. Гаилә ул- җылы учак .Учак янына  гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык  та шулкадәр көчле була. Ни генә булмасын, кеше үз  гаиләсе  кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Күңелен бушатып, җан җәрәхәтлэрен давалый ала.

Кичәдә китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе ясалып , шушы күргәзмәгә куелган Заһид Шәфигыйның “Гаилә серләре” китабына күзәтү ясалды, гаилә тормышы турында хәдисләр, әйтемнәр әйтелде. Гаилә бәйрәмен  матур шигырьләр, җыр-биюләр тулыландырды.

Җырчы кызларыбыз Дилә һәм Зилә башкаруында “Газиз әтиемә” җырын башкарганда залда утыручылар үзләренең күз яшьләрен тыя алмадылар. Һәрбер гаилә пар канатлы-тигез яшәсеннәр дигән теләктә  бәйрәмнән таралыштык

Барлыгы 7 катнашучы, 43 тамашачы.