Рәдиф Сәгьди "Бер гайлә сурэте"
Повестьтан өзек .
...Искереп беткән бу йортка күптән ирләр кулы тимәгәне күренеп тора. Димәк, үтерүче шушы йортта үскән. Ишегалдына узам. Өй ишегенә йозак эленгән. Әллә мин килгәнне күреп чыгып качкан инде?! Бар микән бу авылда адәм рәтле бер кеше? Шулай да ындыр артларын карыйм әле. Сарайга керәм, мине күреп сарыклар өркелә, икенче капканы ачып артка чыксам, котым алынды. Каршымда кулына урак тотып бер апа басып тора. Мин артка чигенә башлаганны күргәч, апа телгә килеп:
– Ишек ачылганны ишетеп, кем керде икән дип, каршы алырга гына килүем, курыкма, улым. Әнә чүп үләннәрен утап, сарыкларга бирәм, яшь бәрәннәре бар.
Апаның миңа карата бернинди кара нияте булмавына төшенгәч, телгә килдем;
– Котны очырдыгыз, апа!
Апа елмаеп җибәрде. Йөзе матураеп, ачылып китте. Яхшылабрак карагач, аның, чыннан да, элек бик чибәр, шул чибәрлеген әле хәзер дә югалтып бетермәгәнлеген чамаладым.
– Апа, мин сезнең авылда булган хәлләр белән кызыксынып килгән идем. Без Айсылу белән Казанда бергә укыдык.
Апа күз яшьләрен сөртеп:
– Алтын кыз иде, бәгърем. Трай типмәде. Килде-китте белән йөрмәде. Чибәр, тырыш, укымышлы иде... – диде.
– Шулай да сезнең малаегыз...
– Юк, улым, ул үтермәде аны. Ул андый эшне эшли алмый. Ул аны яратты гына.
– Ничек?!
– Улым, син бик ашыкмыйсыңдыр ич?
– Юк, иртәгә генә китәм.
– Алайса әйдә, чәй дә куйган идем, ташып ята торгандыр. Кереп башта чәй эчик, шунда сөйләшеп утырырбыз. Үзең кая туктадың соң, улым, колхоз хуҗаларындамы?
– Юк, апа, кунакханәдә.
– Кем кертте инде анда сине?
– Колхоз рәисе.
– Оятлары да юк икән. Бер көнгә килгән кешене. Ярар, әйдә, чукынсыннар.
Без кергәндә газга куелган чәйнек дөбер-шатыр кайнап утыра иде. Әллә ни байлыгы булмаган бу өйнең чисталыгына шаккаттым. Әллә апаның жылы каршылавы тәэсир иттеме, миңа бу өйдәге тәртип ошый иде.