Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Гүзәл ӘДҺӘМ

Наласа авылы көе (хикәянең ахыры)

Элек бу сүзне гел-гел кабатларга ярата иде ул: «Бераз түзегез, хәзер кыстыбыем өлгерә... Хәзер токмачым кабара... Хәзер бәлешем пешеп чыга...» И-и-и, булган да икән рәхәт чаклар!

Базда черегән бәрәңгесе исенә төшеп, тагын эсселе-суыклы булып китте. Симәнәгә дигән өлеше турында ул әлегә уйламаска тырышты. Менә бүгенгесе кыйммәт аның өчен. Хәзергесе!

«Ниләр генә ашатырга бу балага!»

...Мәликә күршесе белән элек-электән бер-берсенә ярдәм итешеп яшәделәр. Бары — бергә, югы — уртак дигәндәй...

Соңгы чиктә, бүген дә шуларга кереп егылды Сәкинә. Мәликәнең килене Нурания сугыш алдыннан гына бу йортка төшкән иде. Менә ул да нәкь Сәкинә кебек тол хәзер. Сәкинә, ярый инде, сугыш чыкканчы алты ел ир белән яшәп калды, улы — Әнвәре — үсеп килә әнә. Ә Нурания соң, Нурания! Сәкинәнең йөрәге кысылып куйды: Нураниянең ирен туй табыныннан ук сугышка алганнар иде.

Көне нинди иде бит! Авылда Сабантуй гөр килә. Күршедә Шәләңгердән төшкән нечкә билле яшь килен туй кунакларын сыйлый. Уен сүз, шаян җыр, татар моңы белән бөтен ишегалды тулган. Киленнең энесе Шәләңгер Нури тальянда сиптерә генә. Уналтысын да тутырмаган үсмернең шулай оста уйнавы бөтен авылны шаккатырды ул көнне. Бармакларына күз дә иярми үзенең. Кем, нинди җыр башласа да, хәзер эләктереп кенә ала. Өздерә генә инде менә! Бөтен Сабантуй аның көенә биеде ул чакта... Күбесе шуннан, бии-бии, фронтка да китеп барды...

...Килен сулык-сулык яшь түкте:

— Энем Нурины госпитальдән кайтарганнар...

— Исән-саумы?

— Исәнен исән дә...

Килен тагын сулкылдады:

— Бер аягы, бер кулы... Төптән үк... Снаряд белән...

— Йа Раббым! Нинди егет иде бит! Нинди егет!

Сәкинә, кабалана-кабалана, киленне тынычландырырга ашыкты:

— Алай ук бетерешмә әле... Башы исән булсын диген. Бер кулы төзек кеше әллә ниләр майтара ул... Безнең авылның Гәрәй карт турында ишеткәнең бардыр бит. Элекке Герман сугышыннан ук кулсыз кайткан, ә аның кебек балта остасы бөтен Арчасында юк иде...

Озата чыккач, Нурания Сәкинәнең «тиләгрике» куенына эре-эре бәрәңгеләр тутырды:

— Ал, әйдә, ал, читенсенмә! Әнвәреңә ашатырсың... Аллага шөкер, Шәләңгердә былтыр бәрәңге бик уңган. Әни безне дә өлешсез калдырмады...

Сәкинә күршедән дәртләнеп чыкты, җитез генә казан астына төртеп җибәрде, кайнап өлгергән суга әрчемичә генә бәрәңгесен турап салды, саклап кына тоткан бер йомарлам каз мае бар иде, читен китеп, анысын шул шулпада эретте. Ымсындыргыч тәмле будан тәрәз пыялалары да парланып китте...

* * *

Шәләңгер авылына сәфәргә Сәкинә бик ныклап әзерләнде. Иртәнге савымны бөтен кешедән алданрак тәмамлап, иң элек Быкыртый Нәсимәсенең кул чанасын сорап алды. Ул чана үзенекеннән шактый зуррак тоелганга, ике капчык бәрәңге иркенләп сыярлык дип тапты. Шактый калын итеп түшәлгән салам өстенә Әнвәре дә чыгып утыргач, бисмилласын әйтеп, юлга кузгалды. Исәбе кичке савымга кайтып өлгерү иде.

Җәй көне булса, Шәләңгергә кадәрге биш-алты чакрымны болын сукмагы буйлап кына үткән булыр иде Сәкинә, тик март башында, әле язгы кояш бик кызганып, саран гына нурын чәчкән бер мәлдә, кар баскан болын буйлап юл салып барырга батырчылыгы җитмәде аның. «Алла сакласын, берәр чокырга төшеп, ерганакларда батып калуың бар. «Урау булса да, тигез юл яхшы» дигәнне хәтерләп, тагын Нурания сүзләрен дә истә тотып, Папа елгасы ярыннан Түбән Аты тавына күтәрелде: элеватордан симәнә ташучылар салган сукмакка шуннан турылап кына төшү иде исәбе. Ул сукмакның кат-кат тапталган, тыгыз һәм ышанычлы булуы күптән мәгълүм иде аңа.

Чанасы шактый «хутлы» булып чыкты. Сәкинә таудан түбән урыннарда шуып кына, тауга таба да әллә ни көч куймыйча, хәйран җиңел атлады.

— Әни, төшим инде... Мин бәбәй түгел бит! - дип киреләнеп маташкан Әнвәренә авыз ачарга да ирек куймады:

— Кире кайтканда чананы этешерсең. Әлегә утырып кына бар. Гармунны саклый күр. Төшеп-нитеп ватыла күрмәсен, - дип, җилдерде генә.

Әнвәрен өйдә калдырса да була иде. Әллә нигә үзе белән аласы итте: яңа гына чирдән терелгән чагы, рәхәтләнеп язгы һаваны суласын да, март кояшында иркәләнсен әле диде, аякларын туңмасын дип шакмаклы калын шәленә кат-кат төрде.

Тау башына менеп җиткәч, Сәкинә бер генә минутка дип хәл алырга тукталды. Туктады да, борылып, авылына күз салды.