Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Альфира Кадыйрова-Гайфетдинова "Язмыш безне юлда очраштырды"

Гомере буе Ирек тә оныта алмады шул, Ләйләсен.Эх син язмышым, бергә кавыша алмагач, нигә кирәк иде соң бу танышулар, нигә кирәк иде соң бу очрашулар, дип җәйге айлы кичләрдә Ләйләсен уйлап , күп утырды Ирек.Кайчагында үзенең балдак тотып Ләйлә янына кергәнен искә алып ,эх, син аягым, юк аягым тәки Ләйләмнән аердың бит, язмышыма канатымны каерырга ярдәм иттең дип уфтанып куя иде.Әйе ,менә хәзер аягым сызлаулары басылды, аның урынына җан сызлаулары килде, ансы бигрәк тә авыр икән шул, дип уйлады ул.Ярый әле янында әти әнисе, Мурат булды.Менә Ләйләсе дә булсамы? Дөрес,Әнисе әллә ничә тапкыр, матур, акыллы кызлар белән таныштырырга да маташты, эш буенча килгән булып кызлар дә танышырга тәкъдим ясап карадылар, юк шул, юк.Инде, әллә бу кыз белән сөйләшеп карыйммы дигәндә генә, каршысына Ләйлә килеп баса. Иңнәренә сары чәчләрен таратып, сөйкемле яшел күзләрен шундый төбәп карый Иреккә, әйтерсеңдә менә ул монда, янында гына.Шундый хисләр белән инде ике дистәгә якын озын озын еллар узган.
Чегән хатыны Лейна дигән иде, әллә чынлап та Ләйлә булмаганмы соң аның бәхете, ә Лейна микән , дип уйлый иде Ирек, алай дисәң дуслары, танышлары арасында да андый исемле кызның булганы булмады."Нигә соң бергә була алмый? Бер берсен сөйгән ярлар" аны,безгә багышлап язганнардыр, дип җырларга ярата хәзер Ирек.Эх , Ләйлә бер күрәсе иде лә, ерактан гына булса да бер күрәсе иде, дип сыкрый шул Ирекнең йөрәге.Ярый әле эше булды, шәһәрдә күпләр танып эндәшәләр, хөрмәт итәләр Ирекне.Көндезләрен шулай уза ла ул, менә төннәрен.Бер үзең ялгыз, салкын ятакка барып ят әле син әле, кайчакларын , кулы белән караватын капшап куя Ирек, әллә Ләйләсе килеп яткан диярсең.Юк, чынга ашмый калган хыялларым минем инде хәзер Ләйлә.Менә бу мәһәббәт дигәннәре шул буладыр инде, беренче хатынын да яраткан кебек тоелган иде бит аңа , ә Ирек аны бөтенләй искә алмый хәтта онытты да бугай инде ул аны.Ә менә Ләйләне! Бер ике генә күргән кызны шулай өзелеп яратып була икән дисәләр, гомердә дә ышанмас иде Ирек.Ярар, ярар бер дә үкенмим дә, үпкәләмим дә мин язмышыма , шундый сөю бүләк иткәнгә рәхмәтле генә мин, менә тиздән улым өйләнер аңа да шундый саф мәһәббәт, акыллы кыз насыйп ит инде, ходаем, диде Ирек