Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Фәрит Яхин "Умырзая"

Героиня Хәнифә Галиевна улының бәхетле булуын тели. Аның бу турыда үз карашлары бар. Ул икетуган сеңлесе Гөлшат Фаиковнага бара, аңа үзенең зарларын сөйли, фатирчы кызлары Кәримәне улы Газизчикнең яратуын, әмма араларына Сабираның керүен аңлата. Сеңлесе аңа ярдәм итәргә тиеш. Аның өе тулы уллары бар. Менә шуларның берсе Сабираны үзенә каратырга, Газизчик белән Кәримәнең бәхетле булуына булышлык итәргә алынырга тиеш. Бу бурыч Гарифка йөкләнелә. Алга тагын да гаҗәбрәк хәлләр килеп чыга. Әсәрдә сурәтләнелгән вакыйгалар укучының гүяки йөрәге аша, үз хәсрәтләре һәм сагышлары рәвешен алып узалар. Гариф Сабирага өйләнә. Туйга әзерлек бара. Ә Кәримәнең югалуына айлар узган.

Романда геройларның язмышы тормыш дөреслеге кысаларында ачылган. Югары идеалларга ия геройлар еш кына дөньяның ачысын-төчесен татыган тәҗрибәле кешеләр рәвешендә тәкъдим ителә. Кайвакыт алар, әсәрдә күренеп кенә узсалар да, төп геройларның характерлары формалашуына җитди йогынты ясыйлар. Андыйларны автор матур, купшы фразаларга төренеп, тыштан ялтыраучыларга, дөресендә җилкуар, мәгънәсез, ялкау, ялагай, күз буяучыларга каршы куя. Перcонажларның шундый ике төркемгә бүленешендә әсәрдә бөртек тә схематизм юк.