"Кунелле сэяхэт” исемле уен-тамаша
25 июнь көнне Мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөруче балалалар белән: “ Кунелле сэяхэт”
исемле уен-тамаша үткәрелде.
Максат: Балаларга мавыктыргыч ял оештыру.
Уенда төрле илләргә сәяхәткә бардык:
1 нче ил: “Мин укырга яратам” – буратино каршы ала.
Китапханәче (буратино) бу илдә балаларны төрле китаплар белән таныштылар , тизлеккә укуга ярыш үткәрелде, исемнәренең мәгънәләрен таптылар, мәкальләр ,табышмаклар әйтешү уеннары һ.б. үткәрелде.
2 нче ил: “Матурлык тудырыйк” – кызыл калфак каршы ала.
3 нче ил: “Оста куллар” – клоун каршы ала.
4 нче ил: “Халкыбызның милли уеннары” – татар кызы каршы ала.
Нәтиҗә: Мәрхәмәтлелек, түземлелек, юмор хисе, сизгерлек, ышаныч, үзең белән идарә итә белү, яхшылык, башкаларны гаепләмәү, кешелеклелек, тыңлый белү, кызыксынучанлык, уртаклаша белү тэрбиялэнде.
Барлыгы: 36 кеше катнашты.