Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

Бөтенроссия Олимпияда көненә багышлап: "Спорт бәйрәме"

    18 июнь көнне  Бөтенроссия Олимпияда көненә багышлап:  мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән “Спорт бәйрәме” оештырылды.

Максат:  Спорт елын билгеләп үтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйрәм барышы:

 1. Кереш өлеш: җирлек башлыгы  И. Ахметзянов чыгышы.

2.  А. Гафиятовның “Сабантуй мәйданынан –Олимпия уеннарына” исемле китап белән таныштыру: китапханәче  З.Габдуллина чыгышы.

3. Спорт  уеннарында  катнашу:  30м га йөгерү, эстафеталы йөгерү, скакалка сикерү,турникта күтәрелү, еракка йөгерү, өлкәннәр һәм балалар арасында футбол. 

4. Бәйрәмгә нәтиҗә ясап, җинүчеләр бүләкләнде.

Нәтиҗә: Спорт бәйрәме бик оешкан төстә үтте, балалар һәм өлкәннәр бик канәгать калдылар.

 Барлыгы: 30 бала һәм 8 өлкән кеше катнашты