“Алар даны мәңгелек ” исемле очрашу кичәсе.
7 май көнне Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышлап: Мәмәшир авылы һәйкәле янында сугыш һәм тыл ветераннары белән “Алар даны мәңгелек ” исемле очрашу кичәсе үткәрелде.
Максат: Сугыш һәм тыл ветаннары белән очрашу, аларны хөрмәтләү.
Кичәдә җирлек башлыгы һәм ветераннар советы председателе котлау сүзеләре белән чыктылар. Мәктәп укучылары монтаж куйдылар. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде һәм ветераннарга азык-төлек пакетлары өләшенде.
Барлыгы: 70 кеше катнашты.