Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“Ачыйк тарих битләрен» исемле авыл тарихына сәяхәт .

 

  27 февраль көнне  Мәмәшир  авылы  китапханәчесе Габдуллина Зөлфия  “Нур”  клубы  белән     “Ачыйк тарих битләрен»  исемле  авыл  тарихына сәяхәт уткәрде. Сәяхәтнең төп максаты -китап укучыларны үз авылының тарихы белән таныштыру, Мәмәшир авылының тарихи үткәненә файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакыру.Авыл тарихы белән танышуда Нурулла Шәрифуллиннның “Гасырдан-гасырга, буыннан-буынга” китабы файдаланылды. Шулай ук “Туган авылым- Мәмәшир!” исемле презентация дә ярдәмгә килде. Сәяхәткә  авыл тарихы китабы авторының тормыш иптәше Нурзидә ханым Шарифуллина да чакырылды. Нурзидә ханым мәрхүм авторның китап язу мизгелләре белән таныштырды, үзенең фикерләре белән уртаклашты. Китапханәче тарафыннан китапка кертелгән авылның күренекле кешеләренә кагылышлы өзекләр укылды. Клуб әгъзасы Харис Нигматуллин Нократ елгасы аръягында урнашкан “Таң” авылы турында бик күп мәгълүмат бирде. “Таң” авылында ачлык вакытында күчеп киткән Мәмәширлеләр яши. Аларның да авыл тарихына керткән өлешләре зур. Сәяхәт вакытында үзебезнең җирле үзешчән язучыбыз Миңсылу Хисамиева да авыл тарихына кагылышлы үз язмаларын тәкъдим итте. Тарих битләренә йомгак ясап,  “Авылым-горурлыгым” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, китаплары пропагандаланды.     

27 февраля библиотекарь Мамаширской сельской библиотеки Габдуллина Зульфия с клубом “Нур” провела экскурсию по истории села “Страницы истории села». Основная цель поездки -ознакомить читателей с историей своего села, а также с историческим прошлым села Мамаширово. В ознакомлении с историей села использовалась книга Нуруллы Шарифуллина “Из века в век, из поколения в поколение”. А также выставка “Моя родная деревня-Мамашир!"на помощь пришла и презентация. На встречу была приглашена и супруга автора книги истории села Нурзида-ханум Шарифуллина. Нурзида ханум познакомила автора с моментами написания книги, поделилась своими мыслями. Библиотекарь прочитала отрывки, касающиеся известных людей села. Член клуба Харис Нигматуллин рассказал о деревне “Таң”, расположенной за рекой Вятка. В деревне "Таң" проживают переселенцы во время голода. И они внесли большой вклад в историю села. В ходе поездки наша местная самодеятельная писательница Миңсылу Хисамиева также представила свои статьи об истории села. Подводя итоги по страницам истории, провели обзор книжной выставки “Авылым-горурлыгым", пропагандировали книги.