“Яңа ел кичендә” исемле кичә
13 нче январь көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә китапханә каршында оештырылган “Нур” клубына йөручеләр белән “Яңа ел кичендә” исемле Искечә Яңа елны каршы алу кичәсе уткәрелде. Кичәнең төп максаты: өлкәннәргә куңелле ял кичәсе оештыру,кыш темасын яктырткан китапларны пропагандалау иде.
Кичәгә кунак булып Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Кунаклар кичәгә бәйрэм төсе өстәп кенә калмады, өлкәннәрнең зирәклеген тикшерде, бергәләп бик күп табышмакларга җаваплар эзләнде.Шулай ук кичәдә төрле уеннар уйналды, Кыш бабайның җәзасын утәп, бик куп буләкләргә ия булып сөенештеләр.Һәркем узенең осталыгын курсәтергә ашыкты Кыш бабайга.
Китапханәче “Язучылар иҗатында - Кыш темасы” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап,китап дөньясына сәяхәткә чакырды.
Әлеге кичә җырлар, биюләр белән үрелеп, чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр кичәдән бик канәгать булдылар, күңелле ял иттеләр.
13 января в Мамаширской сельской библиотеке совместно с клубом “Нур” при библиотеке провели вечер встречи Нового года “В новогоднюю ночь”. Основная цель вечера-организация досуга пожилых людей, пропаганда книг на зимнюю тематику.
На вечер пришли Дед Мороз и Снегурочка. Также на вечере были разыграны игры, где Дед Мороз со Снегурочкой исполнял наказы и радовался, что у него много родников. Каждый спешил показать свое мастерство Деду Морозу.
Библиотекарь провела обзор выставки "В творчестве писателей-тема зимы".
Этот вечер продолжился за чайным столом, переплетаясь песнями и танцами. Пожилые были очень довольны и весело отдохнули.