Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

Инвалидлар көне билгеләп үтелде.

 3 декабрьдә барыбыз  өчен дә  әһәмиятле  көн -  язмыш  сынауларына  бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны  чын  күңелдән яраткан  көчле  рухлы, максатчан  кешеләребез – Халыкара  инвалидлар көне билгеләп  үтелә. Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия тумыштан инвалид Шарипова Равия апа белән очрашуда булды. Равия апа энесе Шарипов Равил  белән киленнәре  Минзиля  гаиләсендә бәхетле гомер кичерә. Равия апа узе бик аралашучан ,кул эшләренэ дә бик оста.
  Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр  мизгелнең  кадерен тоя, һәркөнне  шатланып каршы ала беләләр.