Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

1 октябрь –Өлкәннәр көненә багышлап “Күңелләр һаман яшь әле” исемле кичә .

 1 октябрь көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә   “ Нур”  клубына  йөрүче  өлкәннәр  белән: 1 октябрь –Өлкәннәр көненә багышлап  “Күңелләр һаман яшь әле”  исемле 

кичә үткәрелде.  Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, алар белән “ Бер яшьлектә, бер картлыкта” дигән бәйге үткәрелде. Өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәттеләр.

Шулай ук, “Яңа китаплар”   исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Аларны Г.Рәхим “Мин табылдыклар өстәле” китабы белән таныштырып “Авылдаш картларга” исемле шигырь укылды, ә

 Ф.Яруллинның “Сөю бит ул картаюны белми” китабыннан шигырьләре тәкъдим ителде. Өлкәннәр бик теләп татар халык  уеннары  уйнадылар.  Кичә чәй  өстәле  артында  дәвам ителде.

Өлкәннәр  кичәдән бик канәгать булып, күңелләре яңадан да яңа дәрт, көч өстәп кайтып киттеләр.