“Йөрәкләрдә җуелмас көн”
22 июнь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөруче балалар белән:“Йөрәкләрдә җуелмас көн” исемле дәрес үткәрде.
Максат: балаларны сугыш башланган көн белән таныштыру, китаплар пропагандалау.
Дәрес мәктәп каршындагы һәйкәл янында үтте. Балалар белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз искә алынды. Шулай ук Ш.Мостафинның “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” исемле китабы белән таныштырып, балаларга матросовчылар турында күп мәгълүмат бирелде.
Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты,алар бик телэп катнаштылар. Һәр таныштырган китап белән, дәрестән соң , өстәмә таныштылар.
Барлыгы: 8 бала катнашты.