Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“Хәтер китабы – изге китап”

   4 май  көнне    “Хәтер китабы – изге китаписемле кичә үткәрелде.

    Кичәнең төп максаты булып  сугыш  чоры  балаларын  хөрмәтләү, китаплар белән  якыннан таныштыру булды.

     Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре  “ Хәтер”  китабы битләрендә мәңгеләштерелде.  Хәтер” китабы редакциясе турында мәгълүмат бирелде, китапның 14 томы Кукмара районы каһарманнары турында икәнлеге аңлатылды. Бу безнең ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл. Сугыштан әйләнеп кайткан фронтовиклар каршына илне тогызу бурычы басты.Аларның язмыш-Ватанга хезмәт итунең  калку өлге- үрнәге. Инде аларны да  һәрберсен аерым атап,аерым исемләделәр. ”Алар илгә җиңү алып кайтты” китабы сугыш юлларын кичеп , илгә Җиңү алып кайткан татарстанлыларга багышланган.Бу китап гомерләрен аямыйча илебез данын устергән кешеләргә тирэн ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде.Кичәдән соң сугыш чоры балалары китапханәдә оештырылган “Сугыш һәм язучылар” китап күргәзмәэсе белән танышты, үзләренең якын туганнарын китап битләреннән барлады.Һәркем  тыныч тормышлар гына булсын киләчәктә  дигән теләктә таралышты.

Барлыгы 25 кеше катнашты.