Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“Библиосумерки” көненә: “Тукай яши күңелләрдә” исемле кичә

20 апрель көнне   “Библиосумерки”   акциясенә  кушылып Мәмәшир авылы  китапханәсендә   1 класс укучылары белән “Тукай яши күңелләрдә”  исемле  кичә  үткәрелде.

Кичәнең төп максаты булып бөек  шагыйребезнең  тормыш юлы  һәм  иҗаты белән таныштырудан тыш, шагыйрь турында белемнәрен арттыру, иҗатына кызыксыну уяту булды.

Кичә башында  китапханәче  Г. Тукайның  тормыш юлы  белән презентация ярдәмендә таныштырды,ә иҗатын китапханәдә оештырылган “Безнең  йөрәкләрдә син, Тукай”  исемле  китап  күргәзмәсенә  күзәтү ясап таныштырды , китапларын   пропагандалады. Китап укучы балалар кичәдә “Бала  белән   күбәләк”,  “Кәҗә  белән  сарык” , “Таз”, “Шүрәле” әсәрләрен    сәхнәләштерделәр. Шулай ук  Г. Тукай  ижатына багышланган  “Тукайлы кроссворд” чишу , язучының “Су анасы”  һәм башка әкиятләрен  кино форматында карау балалар өчен бик кызык булды. Кичә  “Туган  тел”   җырын    бергәләп  башкару белән тәмамланды. Укучылар  язучының иҗатын яхшы  белүләре  расланды;  туган  телгә  мәхәббәт тәрбияләнде.

Барлыгы: 8 китап укучы бала катнашты.