Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“Иптәшеңнең холкы нинди?”

12  апрель көнне  Мәмәшир авылы китапханәсе “Ромашка” балалар бакчасындагы передвижкада “Иптәшеңнең холкы нинди?” исемле әхлак дәресе үткәрде.

Максат: Балаларга яхшы тәрбияле иптәшләр табу турында  аңлату.

     Дәрестә:

1. Балалар  белән төрле холыклы кешеләр турында сөйләшү.

2.  “Иптәшең нинди булыга тиеш?” исемле  сорауларга һәр баланың җавабын тыңлау.

3. Темага кагылышлы китаплар белән таныштыру, бергәләп кычкырып уку, пропагандалау.

  Нәтиҗә: Балалар дәрестә  иптәшеңнең үзеңнән дә яхшы булуы  кирәклеге турында аңладылар

Барлыгы: 14 бала катнашты.