Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“Җырдай моңлы Туган телем” исемле әдәби кичэ

24 нче февраль    көнне  Мәмәшир  авылы  китапханәсендә   “Нур”  клубына  йөрүчеләр  белән

“Җырдай  моңлы Туган телем”   исемле  әдәби кичә үткәрелде. 

Максат: Туган  телебезнең  байлыгын, матурлыгын, камиллеген күрсәтү  кичәсе.

Кичәнең барышы:

1. Кереш өлеш:  “21 февраль – Халыкара туган тел көне” билгеләп үтелүе турында  аңлату.

2.  “И туган тел, и матур тел”  исемле китап күргәзмәсенә обзор ясалды.

3.  “Тел”   турында язучылар”   дип исемләнгән презентация күрсәтеп, аңлатып барылды.

4.  Катнашучылар чыгышы:  Хисамиева  Миңсылу апа үзенең  “Тел” темасына багышлап язылган шигырьләрен укыды.

5.  Тел турында: “Табышмаклар”, “Мәкаләләр” әйтешү уены.

6. Бергәләп  Г.Тукайның “Туган тел”   җыры башкарылды.

7. Кичә чәй  өстәле артында дәвам ителде.

 Нәтиҗә:  Туган   телебезгә   соклану   һәм   сак   караш   тәрбияләнде.

Барлыгы :  8 кеше катнашты.