“Шагыйрәләргә чәчәк бәйләме” исемле кичә
11 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия Мидхат кызы “Нур” клубы белән “Шагыйрәләргә чәчәк бәйләме” исемле кичә үткәрде.
Максат: 8 март бәйрәме белән бәйләп ,татар шагыйрәләре иҗаты белән таныштыру һәм темага кагылышлы китаплар пропагандалау.
Бөек Тукаебыз әйткәнчә әгәр шагыйрьләр күңеле аяз булмаса, безнең йөрәкләребезгә үтеп керерлек гүзәл юллар иҗат итә алмаслар иде. Әйтерсең лә шагыйрьләр гади кешелек тормышында түгел, ә әллә кайларда, безнең төшләребезгә дә кереп карамаган хыял дөньясында, мәңге яшел болыннары булган зәңгәр томаннар артында яшиләр. Ә безгә шушы кешеләрнең иҗатларына баш ияргә генә кала.
Кичәдә Лена Шагыйрьҗан. Резедә Вәлиева, Клара Булатова, Салисә Гараева һәм башка шагыйрәләр турында сөйләнелде.
Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшевага киңрәк тукталып, аның тормышы һәм иҗат юлы презентация ярдәмендә тәкъдим итеде. Безнең буын яшьләре аны күп кенә җылар авторы буларак та белә. Шулай ук аның матур җырлары тыңланып үтелде. Бүгенге көндә Гөлшат апа инде арабыздан китсә дә, аның иҗатына композиторлар әледән-әле мөрәҗәгать итәләр.
Шулай ук кичәдә катнашучыларга “Хатын-кызлар исемнәре” исемле чайнворд тәкъдим ителде. Анда шигырь юлларыннан төшеп калган хатын-кызлар исемнәрен катнашучылар бик тиз уйлап таптылар.
Шигырьләрне бик оста башкаручы Шакирова Нурания апабыз, Клара Булатованың “Сиңа кайтам” шигырен яттан сөйләде.
Җирле шагыйрәбез Хисамиева Минсылу апа үзе иҗат иткән эчтәлекле шигырьләрен сөйләп үтте.
Кичәдә шулай ук “ Шигырь сулап кына яши җаным... ” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм китаплары пропагандаланды.
Нәтиҗә: Кичә бик эчтәлекле үтте. Шигырьләрдә үзенә күрә бер мәгънә , моң , сагыш та, шатлык- сөенеч тә, чынбарлыкка карата булган уй-фикерләр чагылуы тагын бер кат исбатланды.
Барлыгы: 10 кеше катнашты.