Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

“ Әкиятләр иленә сәяхәт” исемле викторина сораулары кичәсе

   Мәмәшир авылы китапханәсе   тарафыннан “Ромашка” балалар бакчасындагы передвиңкада “ Әкиятләр  иленә  сәяхәт” исемле викторина сораулары  кичәсе үткәрелде. 

Максат:  Укучыларның  фикерләү  сәләтләрен  үстерү,  халык авыз  иҗатының  бер төре булган-әкиятнең төрләре белән таныштыру.

Кичәдә :

Әкиятләрнең  төре  белән  таныштыру әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә барышында “Әкиятләрдә тылсым көче” исемле  презентация күрсәтелде.

Оештырылып куелган “Әкиятләр  дөньясында” исемле   китап  күргәзмәсенә күзәтү ясап, бергәләп әкиятләрне искэ төшердек. Скетчлар, предметлар күрсәту уеннары аша “Әкиятне таны” уены  уйналды. Әкият турында мәкальләр,табышмаклар,әйтемнәр искә тцшерелде.

Кичә бик эчтәлекле һәм күңелле үтте, балалар  үзләренә яхшы  эмоцияләр күп алды.

Барлыгы 13 бала катнашты.