“Мәхәббәт –мәңгелек табышмак ” исемле китап укучылар конференциясе
14 февраль көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә “ Нур” клубына йөрүче өлкәннәр белән “Мәхәббәт –мәңгелек табышмак ” исемле китап укучылар конференциясе үткәрелде.
Максат: Мәхәббәт темасын яктырткан язучыларның китапларын пропагандалау, гашыйклар көнен билгеләп үтү.
“ Әдәбиятта мәхәббәт темасы “ исемле әңгәмә үткәреп,язучыларыбыз әсәрләренә кузәтү ясалды. “Мәхәббәт. Ул узе иске нәрсә ...”исемле китап кургәзмәсе белән таныштырып ,китаплары пропагандаланды.
Х.Туфан иҗатына кинрэк тукталып, аның тормыш юлы һәм иҗаты “Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы” исемле презентация курсәтелеп өйрәнелде.Шагыйрэ Р. Вәлиеваның “Сүрелмәс җырым син” китабын да бик яратып кабул иттеләр.Драматургларыбызның мәхәббәт темасына багышлап язылган пьессаларыннан өзекләр карап утелде.
Клуб членнары арасында иҗат итүчеләребез , мәхәббәт темасын яктырткан узләренең шигырьләрен укып уттеләр. Шулай ук ” Мәхәббәт мендәре “ уенында катнашып ,бик куп әсәрдәге әдәби геройның мәхәббәт парын эзләделәр.
Чәй өстәле артында хатирәләр яңартылды, мәхәббәт турында җырлар, шигырьләр башкарылды.