Мамаширская сельская библиотека - филиал № 22

"Уттан сак булыйк" исемле дәрес

26 январь көнне Мәмәшир авылы китапханэсендэ озайтылган көн группасына йөруче башлангыч класс укучылары белэн «Уттан сак булыйк» исемле дәрес уткәрелде.

 Максат: Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче булуын төшендерү: ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтү; үзеңнең һәм башкаларның тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәрестә шулай ук Кукшел авылы аерым пожарга каршы пост начальнигы Ахметгалиев Ильдар катнашты.Ул узенен чыгышында янгынга каршы сак булу чараларын  балаларга    «Азбука безопасности»,    « Тревога в лесу» мултфильмнарын да   курсэтеп анлатты.Уттан сак булу темасын яктыртып язылган язучы  С. Шәмсинен «Ут хәйлэсе» китабы  белэн таныштырып, балаларга Кеше һэм Ут арасындагы мөнэсәбәтлэр турында сөйлэнде. Әкият буенча бергэлэп фикер алышулар булды. Дәрес бик эчтэлекле утте,балалар тема буенча бик куп мэгълумат алды.Шулай ук аларнын  һәрберсенә  пожар куркынычсызлыгы турында  анлатма  кәгазе  таратылды.