“Мин тормышка гашыйк” исемле китап күргәзмәсе
Мәмәшир авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә язучы Ф.Яруллинның тууына 80 яшь тулу уңаеннан : “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле кичә үткәрде. Китапханәчесе тарафыннан : “Мин тормышка гашыйк” исемле күргәзмә оештырылып куелды.
Цитата: Мин тормышны сөям шау наратлар
Яктылыкны сөйгән шикелле.
Тормыш бит ул алга дәшеп торган
Зур эшләре белән күңелле.
Ф.Яруллин
Максат: Язучының юбилеен билгеләп үтү, китапларын пропагандалау.
Күргәзмәгә күзәтү ясаганда язучының төрле жанрда иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырылды.Бигрәктә китап укучыларда “Кайту”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Чәчәкләр моңы” әсәрләре зур кызыксыну уятты. Шулай ук кичәдә язучының шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, юмористик шигырьләре скетч итеп сәхнәләштереп күрсәтелде.
Нәтиҗә: Кичә бай эчтәлекле үтте, һәркем язучының үзенә һәм иҗатына булган хисләрен яшермәде.
Барлыгы: 30 кеше катнашты.