“Җырланмаган әле безнең җыр”
3 ноябрь көнне Мәмәшир авылы китапханәсе каршында оештырылган “Нур” клубы һәм мәдәният йортының “Җәүхәр” берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән “Җырланмаган әле безнең җыр” исемле иҗат концерты оештырылды.
2014 елда китапханә каршында оештырылган “Нур” клубының эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителде. Иҗат кичәсе татар халык уеннарын халыкка тәкъдим итү белән башланып китте. Өлкәннәребез үзләре яратып башкара торган җырлары һәм дәртле биюләре халык тарафыннан бик яратып кабул ителде. Авыл сулышын һәм аның кешеләренә багышлап язылган бик эчтәлекле шигырьләрен клубка йөрүче өлкәннәребез укып үттеләр. Кичәнең кунагы булып кайткан авылдашыбыз- шагыйрә Рифә Рахман да кичәгебезгә матур бер ямь өстәп, шигырьләрен тәкъдим итте һәм аны шулай ук быел булып узган юбилее белән дә котлап үтелде.